2023 елга эшсезлек буенча пособие күләмен беләсезме?

Россия Хөкүмәтенең бу җәһәттән карары киләсе елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Россия Хөкүмәте 2023 елга эшсезлек буенча пособие күләмен билгеләгән. Бу җәһәттән тиешле карар хокукый мәгълүматлар рәсми интернет-порталында басылып чыккан.

Шулай итеп, пособиенең максималь күләме 2022 елдагы кебек үк – 12 792 сум күләмендә булачак. Эшсезләр аны пособие түләүнең беренче өч аенда ала. Аннан соңгы өч айда – 5 000 сум. Эшсезлек буенча пособиенең иң аз күләме 1 500 сум тәшкил итәчәк.

Россия Хөкүмәт карары 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Сүз уңаеннан, Россиядә бала туу һәм аны карауга бәйле бердәм пособие турында закон кабул ителде. Гыйнвардан 17 яшькә кадәрге балага һәм йөкле хатын-кызларга универсаль пособие билгеләү тәкъдим ителә.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/11/96986/

Бәйле