- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
“Кичә Икеевский вешалкам югалды”, – дип атала Данир Сабировның телеграм каналында басылган пост. Тамашачылар да аптырашта калгандыр – элгечне кем алган?
Бүлмәдә булган коллегалары Рамил Шәрапов һәм Илнат Фәрхуллин, бертавыштан, Филүс Каһиров алган диләр. “Чишенү бүлмәсеннән элгечләрне алып китә торган гадәте бар”, – дип шаярта Илнат Фәрхуллин.
“Бездә һәрвакыт шулай – кем юк, шул гаепле”, – дип әйтә Данир Сабиров.
Ярый тамашачылар егетләрнең шаяруын аңлаганнар һәм “кәефне күтәрдегез”, “алтыннан булгандыр ул”, дигән комментарийлар калдырганнар.