Артистлар Данир Сабировның нәрсәсен алганнар?

-- Лейла

«Кичә Икеевский вешалкам югалды», — дип атала Данир Сабировның телеграм каналында басылган пост. Тамашачылар да аптырашта калгандыр — элгечне кем алган?

Бүлмәдә булган коллегалары Рамил Шәрапов һәм Илнат Фәрхуллин, бертавыштан, Филүс Каһиров алган диләр. «Чишенү бүлмәсеннән элгечләрне алып китә торган гадәте бар», — дип шаярта Илнат Фәрхуллин.

«Бездә һәрвакыт шулай — кем юк, шул гаепле», — дип әйтә Данир Сабиров.

Ярый тамашачылар егетләрнең шаяруын аңлаганнар һәм «кәефне күтәрдегез», «алтыннан булгандыр ул», дигән комментарийлар калдырганнар.

ТНВ

Бәйле