Җырчы Зөлфирә Мирзаянова: «Балага исемне бик озак эзләдек»

-- Лейла

Яшь әни Зөлфирә Мирзаянова (Шәйдуллина) социаль челтәрләрдә кызлары Нәзирәгә исем сайлау тарихы белән бүлеште.

– Исемне без бик озак эзләдек. Балага исемне бала тудыру йортына барганчы ук уйлап барырга дип әйттеләр, чөнки туу турындагы таныклык белән полисны шунда биреп чыгаралар. Үзем туганнан соң 40 көнләп исемсез ятканмын. Кемдер әнинең ачуын китергән. Алмаз әле дә көлә, “Күпме вакыт исемсез ятып та, соңыннан барыбер Зөлфирә дип кушканнар сиңа” – ди.

Бала тудыру йортына барырга бер-ике атна кала безне Айдар абый Тимербаев «Нәзер» спектакленә чакырган иде! ПДРга берничә көн генә кала без Бакалы районына җырларга бардык. Юбилярның исемен белми идек, безне улы Илгиз әнисенә бүләк итеп чакырды. “Әниемнең исеме Нәзирә” диде ул чыгышыбыз алдыннан. Мондый исемне ишеткән бар иде минем – «КЛОН» киносында. Ошый иде ул апа миңа. Ураган хатын! Юбиляр апа да шундый эчкерсез, рәхәт кеше булып чыкты. Бакалыдан Теләчегә кайтканчы Нәзирә исеменең мәгънәсен укыдым, – дип яза җырчы.  

Бәйле