Казан гимназиясендә атыш оештырган Илназ Галәвиев эше дәвам итә

-- Лейла

15 ноябрьдә Татарстанның Югары судында 175нче гимназиядәге фаҗига буенча җинаять эшен карауны дәвам иттеләр. Әлеге эш буенча 21 яшьлек Илназ Галәвиев гаепләнә.

Утырышта зыян күрүчеләрне тыңлый башладылар. Илназны ике адвокат якларга теләк белдергән иде. Галәвиев иртән алардан баш тартты.

Исегезгә төшерәбез, узган ел гимназиядә атыш вакытында 9 кеше һаләк булды. Шуларның 7се балалар. Гомумән, бу фаҗигада 600 дән артык кеше зыян күргән. Галәвиев кеше үтерүдә, законсыз рәвештә шартлаткыч матдәләр ясау һәм саклауда, чит милеккә зыян китерүдә гаепләнә — ди, прокурорлар.

ТНВ

Бәйле