«Бианай улының «башын төзәтә», ә килене начар иде…»

«Түздем. Әмма үземне моның өчен битәрли идем».

«Бианай белән килен темасы мәңгелектер ул. Кызганычка каршы, киленен, бианасын яратмаучылар бик күп.
Без дә бианам белән күрше урамнарда гына яшәдек.

Ирем эчәргә ярата, шуңа да еш кына андый вакытларда әнисенә барып йоклый иде. Бианам, улының бу гадәтенә каршы да түгел иде кебек, хәтта башы бик авыртканда салып бирергә дә тартынмый иде. Аның каравы, бианам, урамга чыгып, аның улын өйдән куып чыгарулары турында сөйләп йөрде.

Бианамны яратмасам да, каршы дәшкәнем булмады, чөнки балаларны карашырга ярдәм итте. 20 елга якын шулай яшәгәч, бианамда яман шеш авыруы таптылар. Хәле тиз арада начарланды, караваттан да торалмас булды. Ирем исә әнисенең яткан җирен алмаштырырга, киендерергә якын да килми иде. Шулай итеп бианам минем кулга кулды.

Ул без ашаганны ашый да алмый, аерым әзерләргә, блендер белән изеп бирергә кирәк. Үз йомышы белән тышка да чыга алмый иде. Ачуымнан күңелем ташып, ташлап чыгып китәр чаклар да булмады түгел. Түздем. Һәм үземне шундый «җебек» булым өчен тирги идем. Озак авырып ятмады бианам, вафат булды. Үләр алдыннан берничә көн кулларымнан тотып, барысы өчен дә гафу үтенде…

Мин үземне дөрес яшим, яки ниндидер батырлык кылган кебек хис итмим. Тәрбияме бу, әллә безнең халыкка хас булган үзенчәлекме?.. » — дигән социаль челтәрләрдә бер хатын.

Мондый хәлләр адым саен диярлек. Бианайларны элекке гамәлләре өчен гафу итәргә кирәкме? Сез ничек уйлыйсыз?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2022-11-21/bianay-ulyny-bashyn-t-z-t-kilene-nachar-ide-3039462

Бәйле