Ришат Фазлыйәхмәтов әти-әнисен, абыйсын югалтуы турында сөйләде [видео]

-- Лейла

Ришат Фазлыйәхмәтовны тормыш күп сынады. Иң аянычы — әти-әнисенең, абыйсының үлемнәре. ТНВ каналында чыгучы «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында Ришат иң якын кешеләрен югалту турында сөйләде.

«Абыйга 30 да тулмаган иде, 28 яшендә китеп барды. Кечкенәдән йөрәге авыру булган икән. Абый спортчы иде, атта чапты, көрәште, бик чая, «сугыш чукмары» булды. Иртән өебезнең ишегалдында егылып җан биргән. Йөргән кызы калды», — дип сөйләде Фазлыйәхмәтов абыйсы турында.

«Абый үлгәч, әти психиатрик хастаханәгә эләкте. Борчылудан чәчләре агарды. Шунда алты ел ятты. Без аны өйдә дә алып кайта идек. Бик каты чирләп китте һәм, 66 яшендә, йөрәге түзә алмады», — ди җырчы.

«Әти киткәч, әнигә күңелсез булды. Без әнигә кайтып ярдәм итеп тордык. Кыш көне кар көрәргә чыккан да кар астындагы бозга таеп егылган. Хастаханәгә баргач, кирәкмәгән дарулар салганнар. Шуннан аягына бөтенләй баса алмый башлады. Сеңлекәш белән абый күрше райондагы хастаханәгә алып баргач, баскычтан менгәндә «шарт» иткән тавыш чыга. Әни аңын югалта. Кар көрәгәндә егылгач, бот сөяге чатнаган булган икән. Баскычтан менгәндә шул сынган. Йошкар-Ола шәһәрендә операция ясадылар. мине таныса да, әнинең хәтере югала башлады. Урын өстендә озак ятканга үпкәсенә су җыела башлады.

Әнисенең үлеме турында ул концерттан соң гына белгән. «Бар дөнья туктады минем өчен. Кемгә шалтыратырга белмәдем», — дип сөйләде Ришат.

ТНВ

Бәйле