«Суши ашатканы өчен… мин аңа тиешме?»

Гаеп егетләрдәме, әллә кызлар үз дәрәҗәсен үзләре төшерәме?

«Хөрмәтле кызлар, апалар, сезгә соравым бар. Миңа 19 яшь. Бүгенге барлык кызлар кебек үк егетләр белән еш кына социаль челтәрләрдә танышам. Гадәттә, берникадәр вакыт аралашканнан соң, егетләр очрашуга чакыра. Һәм шунда ук үзләре белән якынлык таләп итәләр… «Ни өчен мин синең белән беренче очрашуда ук җенси мөнәсәбәткә керергә тиеш?» — дип сорагач, — «Мин бит сине ашаттым», яисә, «Сиңа чәчәкләр алып килдем», — дип җаваплыйлар…

Мин үземне дөньядан бик артта калган итеп хис итәм. Шуңа да ахирәтләремнән бу турыда сорарга да кыенсынам. Хатымны да аноним итеп калдырасым килә.

Бүген кызлар егетләрнең бер тапкыр суши ашаткан өчен, яисә бер тапкыр кафега чакырган өчен үзләрен шулай тота булып чыга бит… Минем өчен бу дөрес түгел… Мине болай тәрбияләмәделәр…

Шул ук вакытта, ахирәтләремнең күбесе инде берничә егет алыштырып өлгерде. Алар егетләре белән урамда йөри, кафеларга бара, төрлечә күңел ача. Ә мин һаман ялгыз… Әти-әнием миңа дөрес тәрбия бирмәгән булып чыгамы? Минем дә яшьлегемне матур итеп уздырасы, үземә тиң кеше табасым килә…» — дип язган бер кыз социаль челтәрләрдә.

Чыннан да, бу кыз бик зур проблема кузгаткан… Яшерен түгел, бүген яшьләр бик тиз якыная. Ә менә шулай дөрес, акыллы булган кызлар егетләргә кирәкми дә кала. Сезнең дә фикерләрне ишетәсе килә, хөрмәтле дуслар.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2022-11-25/sushi-ashatkany-chen-min-a-a-tieshme-3045384

Бәйле