Ләйсән Гыймаева: «Әнинең безнең белән уйнап утырган чакларын хәтерләмим»

«Дөнья ямьле булсын өчен, әни кирәк…» Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә дөньядагы иң җылы бәйрәм – Әниләр көне билгеләп үтелә. Бүгенге сәхифәбезнең кунаклары да – әниләр. Аларның исемнәре барыбызга да таныш. Балаларына вакытлары калмаган чакларда нинди хисләр кичерә алар? Буш вакытларын ничек уздырырга яраталар?

Ләйсән Гыймаева, җырчы, өч кыз әнисе:

– Нинди генә һөнәр иясе булсаң да, бала тәрбияләү белән беррәттән нинди дә булса эштә эшләү зур тырышлык һәм сабырлык сорый. Барына да җитешәсе, җиренә җиткереп эшлисе килә бит инде. Үземнең балачагымны яхшы хәтерлим. Безнең әни укытучы булып эшләде. Иртәдән кичкә кадәр мәктәптә була торган иде. Әле мәктәптән кайткач та, бер кочак дәфтәр тикшереп утырганы хәтердә. Ә менә безнең белән уйнап утырган чакларын бер дә хәтерләмим. Әле бит, авыл җире булгач, мал-туары бар, аны карарга кирәк. Ләкин без моның кыенлыгын сизмәдек, шулай тиеш дип кабул иттек. Аннан күреп, үзебез дә аның шикелле әни булырга өйрәндек. Гел китаптагыча булмаса да, тырышабыз инде. Үз-үзеңне гаепләп, мин балаларыма тиешле игътибар бирәмме икән, дип уйламыйча гына тәрбияләсәң, үзеңә дә, балаңа да җиңелрәк булачак. Андый чакта балаң да үзен игътибардан мәхрүм калган итеп тоймаячак, минемчә. Шөкер, олы кызларыбыз инде буй җиттеләр. Аларның да хәзер буш вакытлары аз. Алай да, бәхетемә, кирәк чакта мине алмаштыра алалар. Барыбыз бергә чакта вакытны уйнап, китаплар укып уздырабыз.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/11/97665/

Бәйле