Яңа елдан пенсияләр күпмегә арта беләсезме?

2023 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре артачак. Бу хакта Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков белдерде.

Пенсияләр 4,8 процентка индексланачак.

Министр 2022 елда Президент карары буенча беренче тапкыр пенсияләрне 1 июньнән 10 процентка арадаш индекслау турында искә төшерде.

«Хәзерге законнарда каралган ике этаплы индекслау нәтиҗәләре буенча (гыйнвар һәм июнь айларында), әгәр без 2022 елның 1 гыйнварына һәм 2023 елның 1 гыйнварына пенсияләрне чагыштырсак, 2022 елның 1 гыйнварына карата пенсияләрнең гомум артуы 15,3 процент тәшкил итәчәк», — ди Антон Котяков.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/social/2022-11-25/ya-a-eldan-pensiyal-r-arta-k-pmeg-3046708

Бәйле