Марат белән Илмирада нинди бәйрәм?

Тортлар алып, шәмнәр куеп… Әллә халыкның юраганы дөреслеккә туры киләме?

Марат Яруллин белән Илмира Нәгыймова тортлар алып, «Соңгы бию» җырының бер еллыгын бәйрәм иткән.

Бәйрәмнән видео да куйганнар.

«Дуслар, сәлам. Бүген бездә зур бәйрәм. Безгә бүген бер ел. Безнең уртак «Соңгы бию» җырыбызга – 1 ел! Бу вакытта җырны 5 миллионнан артык кеше тыңлаган. Бүген Илмира белән бергә эшләвебезгә 1 ел. Илмираны бер ел түзәм инде», – ди Марат уенын-чынын бергә кушып.

Торттагы бер шәмне сүндереп, әллә ниләр эшләп бетә болар. Аннары Илмира кулындагы тортны Маратның битенә чәпи.

Нәрсә диик, һәркем үзенчә кылана инде бүген. Ә торт жалко.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-11-26/marat-bel-n-ilmirada-nindi-b-yr-m-3046767

Бәйле