«Безнең ай саен яңа «әти» иде…»

44 яшьлек хатын-кыз Интернет челтәрендә җан тетрәндергеч язма бастырган.

Бу язманы ул «Вконтакте» социаль челтәренең «Послушано Уфа» төркемендә язып калдырган.

«Бүген мин үз янымда ир-егетне күрә алмыйм. Тормышымда бер ирне яратмадым дисәм, алдашмам. Аларны күралмавыма нәкъ әнием гаепле булды.

Балачагым бәхетле үтте дип әйтә алмыйм. Миңа 4 яшь булганда, әти үлеп китте. Арытаба әни каты эчте, кунакка безгә төрле ирләр килде.

Дөресен генә әйткәндә, безнең ай саен яңа «әти» иде. Шул вакыттан башлап ирләрне күралмыйм. Әнинең кылган гамәлләре минем психикага суккандыр инде.

Мин берүзем дә бәхетле яшим. Ә мәхәббәт? Мин ашарга яратам, миңа шундый мәхәббәт җитә…», дип язган ул.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-11-27/bezne-ay-saen-ya-a-ti-ide-3047628

Бәйле