- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Дөньяда нинди генә мәхәббәт өчпочмаклары юк!..
Бу язма белән хатын-кыз “ВКонтакте” социаль челтәренең “Подслушано Уфа” төркемендә уртаклашкан.
“Мин 8 ел дәвамында яратмаган ирем белән яшим. Гомумән, үз алдымда да гарьләнәм, чөнки мин аның абыйсын яратам. 6 ел инде иремә аның белән хыянәт итәм.
“Нигә аерылышмыйм?”, дип сорарсыз. Чөнки мин аның абыйсына кирәкмим. Ул яшь, “гулять” итәргә ярата, искә төшкәндә мине кунакка чакыра. Ә мин үзем белән бернәрсә дә эшли алмыйм. Үлеп яратам шуны… Кияүгә чакырса, бүгеннән чыгар идем.
Ә иремә килгәндә, ул яхшы кеше. Балаларыбызны, мине ярата… Тормышымда бөтен әйбер дә бар, мәхәббәт кенә җитми…”, дип язган ул.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-11-28/iremne-abyysyn-yaratam-3049223