Стресс кичергәндә нәрсә ашарга кирәк беләсезме?

Гастроэнтеролог магнийга бай ризыклар турында сөйләде.

Россиялеләр арасында популяр булган кайбер ризыклар магнийга бик бай. Медицина фәннәре кандидаты, гастроэнтеролог Елена Гордеева андыйларга нинди ризыклар керүе турында сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, кеше тәүлеклек магний ихтыяҗының яртысын диярлек икмәк, ярма, какао һәм чикләвек исәбенә канәгатьләндерә ала. Гордеева билгеләп үткәнчә, БАДлар кулланырга кирәкми.
Шул ук вакытта магнийның артык булуы сәламәт организм өчен куркыныч түгел. Ләкин, бавыр проблемалары булган кешеләр хәрәкәтнең тоткарлануын һәм йокымсырау тоярга мөмкин. Шулай ук артериаль гипотония үсеше ихтималы да читтә калмый.
«Кукуруз, петрушка, суган, кәбестә һәм женьшень магнийга бик бай”, — дип белдерә Гордеева.
Гастроэнтеролог магний запасларын тулыландыруга бик мохтаҗ кешеләр барлыгын искәртте.
“Магнийга ихтыяҗ арту үсмер чорда, авыр физик эш эшләгәндә, хроник стресс, эмоциональ киеренкелек булганда, йокы туймаганда күзәтелә», — дип кисәтә табиб.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2022-11-25/stress-kicherg-nd-sugan-ashagyz-3045470

Бәйле