Әти Яңа елга су..ыштан кайтам диде!

-- Лейла

– Кыш бабайны көтәсеңме соң?

– Мин әтине көтәм.

18 катлы йортның 17 нче катында без. Кич кеше эштән кайткан вакытта лифт озак көтелә. Дүрт яшьләр тирәсендәге шук малай әбисе белән бакчадан кайтып килә бугай. Сабырсызлана, әбисен кулыннан тартып, әле килмәгән лифтка ыргыла.

Бераз тынычлана төшсен дип, сүз башлыйсы иттем:

– Садиктан кайтасыңмы?

«Әйе» диюен белгертеп баш какты.

– Садикта яңа елга әзерләнә башладыгызмы, җырлар өйрәнәсезме?

Тагын баш кагу.

– Кыш бабайны көтәсеңме соң?

— Мин әтине көтәм. Ул сугышка (бала шулай ди, ә Россия, белүегезчә махсус хәрби операция уздыра) китте. Яңа елга кайтам, диде…

Тыгылды… сүз таба алмыйм…

– Әтиең әйткәч, сүзендә торыр. Тик алар хәзер Кыш бабай торган җирдән дә ерактарак. Аларның тылсымлы чаналары да, оча торган боланнары да юк. Шуңа Кыш бабай әтиеңнән алдарак килеп җитәр. Ә әтиең урамда карлар эри башлагач кайтыр.

– Ә син каян беләсең?

– Минем дусларым, туганнарым да әтиең белән шунда. Алар әйтте…

– Ә минем әти шылтыратмый…

– Телефонында зарядкасы беткәндер. Алар бит кырда. Заряднигы өйдә калгандыр. Телефонын заряжать иткәч шылтыратыр.

– Дәү әни, ишеттеңме?! Әтинең зарядкасы беткән. Шуңа шылтырата алмый…

Әби яшен сөртә… Минем күңел тулган…

Ни өчен бу очракны искә алдым?

Яхшыны көтегез, яхшыга юрагыз. Яхшысын көтү теләгебез көчле икән, нәкъ менә яхшысы булыр. Хәерле көн! – дип яза журналист Илнур Фәйзрахманов.

Бәйле