Ләйсән Гыймаевага: “Кызыгыз бигрәк тәртипсез!”

-- Лейла

Социаль челтәрләрдә бер язылучы Ләйсән Гыймаеваның кечкенә кызы Зәйнәпне тәнкыйтьләп язган.

– Ой, ой, кызыгыз кирәкмәс җиргә тыгыла! Алай ярамый бит инде. Зур кыз бит инде ул! Бигрәк иркә, тәртипсез сезнең кызыгыз, – дип яза ул ханым.

Ләйсән Гыймаева моңа җавап итеп:

– Бу хатынның тәртипсез бала күргәне юктыр әле! Тәртипсез булган очракта да кеше баласында ни эшең бар соң синең? – дигән.

Эльза исемле язылучы Ләйсән Гыймаевага хәбәрләр язуын туктатмаган.

– Без бит сезнең белән якыннан таныш түгел, ә сез миңа карата “син” дип эндәшәсез! Турысын бәреп әйткән кешене яратмыйлар инде аны, дөрес! – дип язуын дәвам итә икән.

Бу сүзләргә җырчы: “Бу хатын тагын бәйләнә!” дип кенә язып куйган.

Бәйле