Буадан мобилизацияләнгән 22 ир-егеткә акча алырга ярдәм иткәннәр

Буа районында мобилизацияләнгән 22 ир-егетнең гаиләләре хәрби хезмәткәрләрнең тиешле түләүләрне алмауларын белдергән. Бу хәлне җирле администрация гаиләләрне йөреп чыккан вакытта белгән. Район хакимияте башлыгы Рәнис Камартдинов шул хакта телеграм-каналына язган.

Муниципаль берәмлек җитәкчесе, гаиләләрнең һәркайсында булганнан соң, Казан танк училищесы җитәкчесе генерал-майор Денис Кулаков белән очрашып сөйләшүен, соңыннан Кулаковның хәрбиләргә акча түләү турында барлык мәгълүматларны тиз генә тикшереп чыгуын билгеләп үткән. Танк училищесы мәгълүматларына караганда, 22 хәрбинең барысы да түләүләр алган.

“Хәзер безгә ни өчен кайберәүләргә акча бирелмәвен ачыкларга туры киләчәк”. Без бу эшне дәвам итәчәкбез”, – дигән Камартдинов.

Сүз уңаеннан, Буа районында һәр атна саен мобилизацияләнүчеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләре буенча киңәшмәләр үткәрелеп килә. Мәгълүматларның күпчелек өлеше хәрбиләрнең якыннарыннан алына.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/12/98256/

Бәйле