Ришат Төхвәтуллин популяр Россия тапшыруында катнашкан

-- Лейла

Социаль челтәрләрдә Ришат Төхвәтуллинның «Привет, Андрей!» тапшыруында төшкән фотосы пәйда булды. Исегезгә төшерәбез, тапшыруда катнашачагын җырчы «Болгар радиосы» эфирында әйткән иде.

Моннан берничә ел элек Ришат танылган төрек җырчысы Тарканның җырына кавер яздырган була. Тапшыру редакциясе моны күреп ала.

Тапшыру шимбә, 18:00 сәгатьтә «Россия 1» каналында эфирга чыгачак.

ТНВ

Бәйле