Казанда «туганыгыз бәлагә эләккән» дип алдаучы мошенникларны тоткарлаганнар

-- Лейла

Китерелгән зыянның суммасы якынча 3 млн сум тәшкил иткән.

12 ноябрьдән 19 ноябрьгә кадәр Казанда «туганыгыз бәлагә эләкте» дигән сылтау белән пенсионерларга карата кылынган 14 мошенниклык факты теркәлгән.

Китерелгән зыянның суммасы якынча 3 млн сум тәшкил иткән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе җинаятьләрне эзләү бүлегенең мәгълүмати телекоммуникацион технологияләрен кулланып кылынган җинаятьләрне ачу буенча оператив эзләү бүлекчәләре җинаять кылуда шикләнелүче 15-17 яшьлек яшүсмерләр төркемен тоткарлаган.

Полицейскийлар тоткарланган кешеләрнең җинаятьчел эшчәнлекнең 14 эпизодына катнашы булганлыгын ачыклаган. Барлык очракларда да шикләнелүчеләр курьер булып эшләгәннәр. Әлеге хәл буенча «Мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эшләре кузгатылган.

ТНВ

Бәйле