Өшкерүче Айдар: «Кешегә тотынгач, күз алдыма мәгълүматлар килә башлый. Әйтерсең, фотолар карыйм»

-- Лейла

Айдар кечкенәдән сәер төшләр күргән. Төшендә гел бер ак сакаллы бабай аңа догалар өйрәтә. Ул бу хакта әти-әнисенә сөйли. Әмма аңа ышанып бетмиләр. Соңрак исә, кайбер күргән төшләре чынга аша башлагач, әйтеп куйган сүзләре кабул булгач, алар да ышана.

– Нәселебездә ерак әбиебез дә догалар белән кешеләр дәвалаган. Сәләтем шуннан күчкәндер, мөгаен, – ди Айдар. – Мин кешеләрне өшкерергә тотынгач, күз алдыма мәгълүматлар килә башлый. Әйтерсең, фотолар карыйм. Кайчак аларны ни көтәсен дә җиткерәләр. Әмма күрәзәлек итәргә ярамагач, мин бу хакта дәшмим. Тик шулай да кайчагында кешегә ипләп кенә, киңәш биргәндәй итеп әйтеп тә куям. Моны аларны кисәтү өчен әйтәм.

Айдар кешеләрне үз өендә кабул итми икән. Ул, чакырган җиргә барып догалар укып кайтам, ди.

– Миңа күбрәк күңеленә тынычлык, тәненә сихәт таба алмаучылар мөрәҗәгать итә. Аларга күз тигәнне, бозык-сихерләре барлыгын күрәм. Күпләр өшкерүемнең файдасын күрдек дип рәхмәт укыйлар, – ди ул. – Кешеләр усалланды бит хәзер. Бер-берләренә юл куя белмиләр. Туган белән туган дус яшәми. Кешенең шатлыгына сөенмиләр хәзер. Ниндидер начарлык эшләргә тырышалар. Бозык ясаучыларның күбесе дә үз якыннары. Әмма мин аларны берәүгә дә әйтмим. Кешеләргә дога укып ярдәм итә алам икән, шул җиткән. Доганың көче зур. Кайчагында укый гына башлыйм, елап та җибәрүче бар, йоклап та китәләр.

Айдарны хәзер заман балалары борчый. Баксаң, сабыйларын алып килүчеләр дә күп икән.

– Хәзерге балалар тыныч түгел. Алар башка төрле. Дөньяга карашлары бүтән. Икенче төрле уйлыйлар. Ә без, өлкәннәр, шуны кабул итә белмибез. Аннары инде аңлашылмаучанлыклар чыга. Бала үзен кирәксез дип уйлый.  Үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: аларда елдан-ел нерв авырулары артып бара, – ди Айдар. – Бер-береңне аңлап, ишетеп, тыңлап яшәргә кирәк. Тормышта авыр чакта да, җиңеллек килгәндә дә дога укыгыз. Беренче очракта җиңел булып китә, икенчесендә тормышыгыз тагын да яхшырып китәр. Ислам дине кушканча яшәсәк, күп кенә борчуларыбыз булмас иде. Үзегезне өшкертеп алу да кирәк. Дога күз тиюләрне дә ала, бозыклардан да коткара. Бер генә теләк: кешеләр матур итеп, сөенеп яшәсеннәр, авыртмасыннар иде. Тәннәре дә, күңелләре дә сау булсын.

Гөлгенә ШИҺАПОВА, «Ватаным Татарстан»

Бәйле