Чит ил студентлары: «Авылда рәхәт, тик интернет кына тотмый»

-- Лейла

Әгерҗе районының Яңавыл мегафермасындагы терлекләрне Африка, Вьетнам студентлары дәвалый хәзер. Озакка түгел! Булачак мал табиблары бары практика үтәргә генә кайткан. Кайберләренең сыерны да беренче тапкыр күрүе икән. Чит ил студентларын нәрсәләр гаҗәпләндергән?

Нгуен Тхань – Вьетнамнан, Боко Тхумая – Занзибар утравыннан, Камати Дуки Намибиядән килгән. Алар Казан дәүләт ветеринария медицина академиясенең 5 нче курсында белем ала. Фермада терлекләрне тикшерә, ясалма орлыкландыручы эшенең үзенчәлекләрен өйрәнәләр икән.

Яңавылда әби-бабайларда түгел, тулай торакта яшиләр. Авыл халкында кунак булып та йөрергә өлгергән алар. Кемдер бәлеш, өчпочмак, чәкчәк белән сыйласа, кемдер күчтәнәчкә бал биргән. Чит ил студентлары авыл халкын бик әйбәт дип мактый. Өч атна эчендә «Исәнмесез!», «Сау булыгыз!», «Рәхмәт» кебек татар сүзләрен өйрәнгәннәр.

– Африкада да сыер асрыйлар, минем савып та караганым бар. Әмма бу фермадагы терлекләр шүрләтә. Шулай да курыкканны сиздермәскә тырышам. Дуламыйлар, типмиләр, сөйләшкәнне аңлыйлар, – ди Тхумая.
Дус кызы Камати Дуки белән дә сөйләшмәкче идек, әмма ул сәгать 5тә үк ятып йоклаган. Иртүк йокыдан 5–6да торырга кирәк чөнки. Тулай торакка кичке 4тә генә кайталар.

– Авылда рәхәт: саф һава, тәмле чишмә суы. Әмма эштән кайткач, күңелсезрәк шул. Бүлмәдә ятабыз, интернет тотмый. Тизрәк Казанга кайтасы килә, – ди Тхумая.

Ә менә 24 яшьлек Нгуен Тхань, әгәр мөмкинлек булса, эшләргә дә калырга риза. Чынлап әйтәдерме, шаяртыпмы? Беренче тапкыр сыерны узган елның март аенда Лаеш районына практикага баргач күргән.
– Авыл зур. Сыерлар да эре, – ди ул. – Кешеләр бик ачык, кунакчыл. Мал табибы да бик әйбәт, безне өйрәтә. Укып бетергәч, Вьетнамга кайтырга туры киләчәк. Монда юллама буенча килдем. Туган ягымда шәхси клиника ачып, эт, мәчеләрне дәвалыйсым килә, – ди Тхань.

Сәрия Мифтахова, «Ватаным Татарстан»

Бәйле