Корпоративка Элвин Грейны чакырасызмы?

Моның өчен ару гына сумманы чыгарып салырга кирәк булачак.

Эльвин Грейга корпоративка заказ бирү күпме тора икәнен белдек. Миллион сумга якын.

Аның менеджеры сөйләгәнчә, быел Яңа ел корпоративларына әзерлектә берни дә үзгәрмәгән — даталар билгеләнә, чыгышларны да гамәлдән чыгармыйлар. Гонорар да үзгәрмәгән.

Менеджер сүзләренчә, сумма чыгымнарга бәйле: аппаратура арендасы, команда урынга барып җитү.

— Элеккечә, штат режимында эшлибез. Узган елдан бернәрсә дә үзгәрмәде. Бәясе командага, вакытка бәйле. Миллион сум тирәсе, — ди артистның менеджеры.

Монда икенче нәрсә дә гаҗәпләндерә: кем шушы заманда корпоратив үткәрергә җыена микән?!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-12-01/korporativka-elvin-greyny-chakyrmyysyzmy-3054030

Бәйле