Айдар Галимовның кызы әтисен хурлыкка калдырган, диләр…

Ә әтисе моңа соклана гына икән…

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимовның кызы Айгизә социаль челтәрләрдә эчке киемнән төшкән фотоларын куйган. Бу — аның эше. Ул эчке һәм өйдә киеп йөри торган киемнәр сата.  Ә безнең илдә һәр эш почетта. Эчке киемнәр саткан кеше аны рекламаларга да тиештер инде. Безгә калса, моның бер гаебе дә юк. Ләкин юк икән. Кайберәүләр моңа каршы чыккан. 
Корсеттан төшкән фотоларына нинди комментарийлар булачагын аңлап: «Нәнәйкәләр, комментарийларыгызны көтәм. Әтинең йөзенә кызыллыкны шулай матур итеп китерә белергә дә кирәк әле ул», – дип язып куйган Айгизә. 

 Комментарийлар озак көттермәгән, билгеле. Күпләр кызга сокланган. Арада усаллары да бар. «Боларны әтиегез дә карыймы?» – дип сораган берсе.

«Әти карап кына калмый, сокланып, реакцияләр дә җибәрә», – дип язган Айгизә. Маладис! Җавабын тапкан!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-12-04/aydar-galimovny-kyzy-tisen-hurlykka-kaldyrgan-dil-r-3056637

Бәйле