Чыбыклы авылында яшәүче Фәсхетдиновлар гаиләсеннән ике уллары мобилизация буенча чакырылган. Ильяс та, Илназ да бүгенге көндә Казанда танк училищесы полигонында хәрби өйрәнүләр уза.
Ильяс – 26 октябрьдә, ә энесе Илназ икенче көнне — 27 октябрьдә алынган. Ильясны – Түбән Кама, Илназны Зәй хәрби комиссариаты аша алганнар.
Өлешчә мобилизация игълан ителгәч, егетләр моңа әзер була. Чөнки алар барлык критерийлар буенча мобилизациягә туры килә. Ильяс — хәрби хезмәтне Оренбургта ракета гаскәрләрендә, Илназ Чиләбе өлкәсендә мотоукчылар гаскәрләрендә узган. Мобилизация алдыннан икесе дә Түбән Кама “Танеко” заводында эшләгәннәр.
Газиз улларын озаткан әти-әнигә бик авыр, әлбәттә. Алар һәркөн улларының исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп, догалар укый.
– Күңелем белән шулай булырга мөмкинлеген аңласам да, бу хәлләр безнең гаиләне читләтеп үтәр кебек тоела иде. Улларым повестка алып кайткач, төне буе йокламый кайгырып чыктым. Киленнәрем Регина белән Зәлинәгә дә җиңел түгел. Чакыргач, бармый хәлең юк, бурыч бит ул. Барысы да исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Бары тик шул гына теләгем, — ди әниләре Гөлназ.Ильяс тормыш иптәше Регина белән бер ул үстерәләр, Түбән Кама шәһәрендә яшиләр. Уллары Ринальгә 6 яшь.
Ә Илназ әле узган ел декабрь аенда гына өйләнгән.
Фәсхетдиновларның өч уллары бар. Кечесе Айназга 13 яшь. Малайлар кечкенәдән эшкә өйрәнеп, тырыш булып үсә. Әти-әниләренең төп ярдәмчеләре.
— Барысы да тиздән бетәр, улларыбыз исән-сау әйләнеп кайтыр дип ышанабыз, – ди әтиләре Илшат.
Әти-әни уллары белән элемтәдә тора, көндә телефон аша сөйләшәләр. Казанга алар янына барып та кайтканнар.
Фәсхетдиновлардан ничек ике улыгызны да алдылар, дип бик еш сорыйлар. “Беребезне чакырсалар, икенчебез дә китәчәк, дип ныклап үз сүзләрен әйттеләр. Ничек инде мин әни кеше син, улым, кит, ә син кал, дип әйтим”, — ди Гөлназ, яшьле күзләрен сөртеп.Илназ белән Ильясның яшәүләре бер палаткада түгел, ә шулай да алар һәркөн ашханәдә очрашалар икән. Без Казанга мобилизацияләнгән егетләр янына очрашуга баргач та, алар икәү бергә килеп, сәламнәрен җиткерделәр. Кәефләре хәрбиләрчә, бер-берсенә терәк булып, бер-берсен кайгыртып хезмәт итәләр.Ил өчен әлеге катлаулы чорда хәрби бурычын үтәргә чакырылган Ильяс белән Илназ Фәсхетдиновларга, Зәебездән мобилизациягә алынган барлык егетләргә туган якларына – гаиләләренә сау-сәламәт кайтуларын телибез. Әниләр сөюе, әниләр догасы, әниләр назы сезнең саклап йөртсен, ир-егетләребез!
чыганак: https://vatantat.ru/2022/12/98470/