Балаларга яңа пособие бирә башлыйлар диләр…

3 яшькә кадәрге балалары булган ата-аналар ана капиталыннан айлык пособие алырга мөмкин. Аның күләме бер яшәү минимумына тигез булачак. Россия Президенты Владимир Путин бу җәһәттән тиешле законга кул куйган.

“Балалы гаиләләргә өстәмә дәүләт ярдәме чаралары турында” һәм “Балалы гаиләләргә айлык түләүләр турында” законнарга үзгәрешләр кертелгән.
Өстәмә түләүдән җан башына туры килә торган уртача керемнәре бер кешегә ике яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләр файдалана алачак.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/12/98563/

Бәйле