Чаллы кешесе Илдар Гайсин Донбасска барып, өлкән кешеләргә йортларын торгызырга булышкан

-- Лейла

Чаллыдан Илдар Гайсин җәй уртасында ул үз машинасына утырып, Донбасс якларына — Волноваха шәһәренә юл тота. Гади халыкка ату-шартлауларда җимерелгән йорт-җирләрен төзекләндерергә, өй җиһазларын ремонтларга булыша.

Волновахага кадәр — меңләгән чакрым араны Илдар Гайсинга 3 көндә уза. Машинасы эш кораллары белән тулы, үзенең кулыннан эш килә, ә кешеләргә ярдәм итү теләге барыннан да өстенрәк булып чыга.

Шәһәр хакимиятендә килгән көнне үк, ярдәм итәр якыннары булмаган, өлкән яшьтәге, ялгыз әби-бабайларның адресларын бирәләр. Һәрберсен табып, ярдәм тәкъдим итә. Кемнең түбәсеннән су үтә, кемнең тәрәзә пыялалары коелып төшкән, кайбер өйләрнең шартлаудан соң карар җире дә калмаган. Шул кешеләрнең хәленә кереп, бөтенесенә ярдәм итә Илдар Гайсин.

ТНВ

Бәйле