Азат Фазлыев: «Әти белән күп кенә планнар бар иде…» [видео]

-- Лейла

Җырчы күптән түгел әтисен югалтты. Социаль челтәрләрдә Фазлыев иң якын кешесен искә алып яза.

– Әти белән Сочига очкан идек. Самолетны җиңел кичергәч, чит илгә дә алып чыгарга планнар бар иде… Әтинең яше 70тә булса да, шәһәр урамнарында рәхәтләнеп йөри иде. Казанга килеп, оныкларын алып китә иде. Хәтта Бәкер санаториесенә дә үзе рульдә барды. Курыкмас иде ул… Аның «Кайттыңмы?» дигән сүзләре баштан чыкмый, – ди Азат Фазлыев.

Бәйле