Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев төркеме егетләре махсус хәрби операциядә катнашкан хәрбиләргә гуманитар ярдәм алып барганнар. Җырчы үзенең социаль челтәрләрендә бу турыда бүлеште.
«Елама әни. Синең догаларың белән юлга чыгабыз. Аллага шөкер, Украинада хезмәт иткән безнең егетләребезгә дүртенче тапкыр гуманитар ярдәм илттек. Иң алгы рәтләрдә хезмәт иткән егетләребезнең кулларына, үз кулларыбыз белән илтеп тапшырдык. Бу ярдәмне җыярга булышкан, барлык Россия һәм Татарстан халкына тирән рәхмәтебезне белдерәбез», — дип яза җырчы.