Иренә соңгы бүләге…

Җырчы Айгөл Бариева вакытсыз вафат булган ире Линарның туган көнен ничек каршы алачак?

«5 ай синсез… 5 ай синсез уянам, синсез ятам… 5 ай синсез сулыйм…

Тормыш дәвам иткән кебек… Шулай ук йөрим, елмаям, аралашам, сөйләшәм, эшлим, алга атлыйм, яшим кебек…

Ләкин минем өчен бар да үзгә… Башка планетада яшим мин хәзер. Җир белән күк арасындагы бер планетада…

Ә бу – минем сиңа соңгы бүләгем. 14 декабрьдә, синең туган көнеңдә, концертта син аны тулаем күрә алачаксың…

Чөнки син дә безнең белән булачаксың, мин беләм», – дип язган ул Тереграмм каналында һәм яңа клипның өзеген куйган.

Айгөл концертта видеоязмалар һәм фоторәсемнәр аша ире белән бергә узган гомер юлларын барларга җыена.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-12-07/iren-so-gy-b-l-ge-3060356

Бәйле