Чаллыда 55 яшендә танылган табиб-хирург Дмитрий Несветаев вафат булган. Бу хакта социаль челтәрләрдә 5 нче номерлы шәһәр хастаханәсе битендә хәбәр иттеләр.
Бу хастаханәдә Дмитрий Васильевич 15 ел эшләгән, ә Яр Чаллының сәламәтлек саклау системасында — 30 елдан артык. Медицина учреждениесе коллективы табибның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.
«Дмитрий Васильевич Несветаев турында хәтер мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак!» — диелә 5 нче шәһәр хастаханәсе хәбәрендә.
чыганак: https://vatantat.ru/2022/12/98671/