Кар ишелеп явачак һәм бозлы яңгыр булачак диләр…

Фаразларга караганда, якындагы берничә көн эчендә Казанга явым-төшемнең ярты айлык нормасы “ишелеп” төшәргә мөмкин. Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев шулай дип белдергән.

“Казанда ял көннәрендә көндез һәм төнлә кар көтелә. Фаразлар акланса, берничә көн эчендә шәһәргә явым-төшемнең ярты айлык нормасы “ишеләчәк”. Юлларда бозлавык булырга мөмкин”, – дип кисәткән профессор.

Аның әйтүенчә, Татарстан башкаласында декабрь аенда явым-төшемнең айлык уртача нормасы 43 миллиметр тәшкил итә. Ай башында шәһәрдә явым-төшем булмады диярлек. Әмма инде якын араларда ук хәлләр тамырдан үзгәрергә мөмкин. Моннан тыш Төньяк Атлантикадан циклон үтеп керү сәбәпле, җылыта, бозлы яңгыр көтелә.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/12/98800/

Бәйле