9 декабрьдә, Казанның “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә, быелгы “Татар җыры” уңаеннан матбугат очрашуы узды. Анда сөйләнгән төп яңалыкларны сөзеп алып, булачак “Татар җыры” турында 8 факт тупладык.
1. 17 декабрьдә, Казан Экспо күргәзмәләр залының И.Шакиров исемендәге концертлар залында XXIII “Татар җыры” фестивале узачак. Аңа кадәр ул 20 ноябрьдә – Мәскәүдә, 6000 кешелек Дәүләт Кремль сараенда, 6 декабрьдә – Уфада Яшьләр сараенда узды. Мәскәүдә бу фестиваль унынчы тапкыр, ә Уфада җиденче мәртәбә үткәрелә.
2. Оештыручылар “Татар-тудей”га хәбәр итүенчә, быелгы “Татар җыры”ның бюджеты 17-18 миллион сум чамасы. Татарстан бюджетыннан “Татар җыры” фестиваленә финанс ярдәм бирелмәгән.
3. Билет хаклары – 1500-5000 сум. Концертка сатылучы 3000 билетның бүгенгә 250се генә калган.
4. Концертлар залы шәһәрдән ерак булу сәбәпле, “Татар җыры”на халыкны махсус автобуслар алып барачак. Бүгенгә билгеле бер генә тукталышны әйттеләр, ул Кәҗәләр бистәсе. Төгәл расписаниены “Татар радиосы”ның социаль челтәрләрдәге аккаунтларында табарга мөмкин булачак.
5. Быелгы концерт, аерым бүлекләргә бүленеп, Ана теле, Туган туфрак, Мәхәббәт һәм башка бүлекләрдән торачак. Тамаша кимендә 3 сәгать дәвам итәчәк.
6. “Татар җыры”нда махсус операция белән бәйле бүлек тә, җыр да булмаячак. Гөлназ Сәфәрова аны болай дип аңлатты: “Без иҗат белән эш итәбез. Без сәясәткә, дөньяви яңалыкларга кагылырга теләмәдек. Чөнки кеше концертларга ял итәргә, күңел ачарга килә. Безнең максатыбыз татар җырлары белән кешенең күңелен күтәрү, күңелен үстереп җибәрү, аңа ышаныч рух өстәү. Без ниндидер сәяси темаларга кереп китсәк, шул турыда сөйли башласак, ул инде концерт булмый дип уйладык”, диде ул.
7. Киләчәктә “Татар җыры”н чит илләргә дә чыгарырга ниятлиләр. Әлегә кайсы илләрдә булачагы билгесез.
8. “Татар җыры”н әзерләүче төп составта 40 кеше эшли, ә “Барс-медиа” коллективыннан барлыгы 200ләп кеше көч куя. “Быелгы “Татар җыры” фестиваленең режиссерлары читтән чакырылмаган, җирле белгечләр – Ольга Прохорова һәм Наталья Штин”, диде Гөлназ Сәфәрова. Кемнәр икәнен яхшырак белү өчен, Гуглдан шушы исемнәрне җыйгач, аларның “Европа дәрәҗәсендәге туйлар оештыручылар” икәнен белдек.
Эльвира Фатыйхова.