Ял көннәрендә Татарстанда һава торышы начарлана…

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, алдагы өч көндә –  10-12 декабрьдә республика территориясендә һава шартлары кисәк бозылачак дип көтелә.

Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Татарстанда көчле буран һәм җил булыр дип фаразлана.

Дүшәмбе, 12 декабрьдә, кар һәм бозлы яңгыр фаразлана, урыны белән буран булачак. Юлларда көчле бозлавык, урыны белән кар көртләре җыелырга мөмкин. Республика буенча температура 8 градустан түбән төшмәячәк.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә дә һава шартларының кисәк бозылуы хакында искәртәләр. Көчле җил вакытында өйдә калырга киңәш ителә. Урамда биек йортлар янында, реклама такталары һәм агачлар астында торырга ярамый.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/12/98938/

Бәйле