«Идәнгә яткырып чишендерә башлаган, суккалаган, буган…»

Болар барысы да — балалар бакчасында! Ышанасы килми.

Уфада яшәүче ханым сүзләренә караганда, балалар бакчасы тәрбиячеләре аның улына күл күтәрә.

«Әле чәй түккән өчен башына стакан белән, әле кычкырып сөйләшкәне өчен кулына линейка белән сугалар…

Боларның барысы турында да мөдир белән сөйләштем, хәл үзгәрмәде. Баланың бармагын борган өчен бер гариза 29 октябрьдән үк полициядә ята. Прокуратурага да яздым. Кичә улым йокларга теләмәгән, ә тәрбияче аны идәнгә салып чишендерергә маташкан, яңагына суккан, муенына ябышкан. Барлык сөйләшүләр дә «бала үзе уйлап чыгара», дип тәмамлана».

Мэриядә хатын-кыздан гаризаның прокуратура аша килүен расладылар. Шуңа бәйле рәвештә, гуманитар һәм мәгариф идарәсе комиссия төзелде, ул малайның әнисе сөйләгән фактлар өлешчә расланган дигән нәтиҗәгә килде.

Балалар бакчасы җитәкчелегенә малайны җәрберләгән тәрбиячене җаваплылыкка тартырга киңәш иттеләр. Шуннан соң аңа дисциплинар җәза бирелде.

Моннан тыш, балалар бакчасында балаларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау буенча планнан тыш инструктаж үткәрелде. Якын киләчәктә алар белән педагог-психолог очрашачак.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2022-12-09/id-ng-yatkyryp-chishender-bashlagan-sukkalagan-bugan-3063690

Бәйле