Татарстаннан мобилизацияләнгән табиб һәлак булган

Юл-транспорт һәлакәтендә Яр Чаллыдан балалар табибы Николай Зотов һәлак булган. Мәгълүматны табибның әтисе — Александр Зотов раслады.

— Николай хатыны миңа хәбәр иткәнчә, ул бүген, 10 декабрьдә, сәгать 9 тирәсендә һәлак булган, — дип ачыклык керттеләр. — Аның Воронеж өлкәсенә гуманитар йөк һәм өч машина алу өчен килгәне билгеле. Авария трассада була. Юл-транспорт һәлакәтенә эләккән машинага Николай фаҗигагә кадәр ун минут кала икенчесеннән күчеп утырган. Беренчел версия буенча, «Газель» автомобиле белән маңгай бәрелеше булган.

Николай Зотов — Чаллыда шәхси ашыгыч ярдәм җитәкчесе, ул СВО зонасына мобилизацияләнгән.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/12/98982/

Бәйле