Радик Юлъякшин — Башкортстан батальонында

Монда булу өчен ул Россия буйлап планлаштырылган концертларын күчергән.

Радик Юлъякшин махсус хәрби операция зонасында Башкортстанның «Шәйморатов» батальоны сугышчылары өчен концерт биргән. Бу хакта хәрбиләр телеграмм-каналда сөйли.

— Республика артистларының агитбригадасы якташлар — «шәйморатов»чылар янында беренче тапкыр чыгыш ясады. Радик Юлъякшинның чыгышы гадәттәгечә шәп узды! — дип яза сугышчылар.

Бу көннәрдә Радик Юлъякшин Россиянең алты шәһәрендә концертларын гамәлдән чыгарды. Чыгышны соңрак вакытка күчерергә туры килгән.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/berdmlek/2022-12-10/radik-yul-yakshin-bashkortstan-batalonynda-3065711

Бәйле