Пушилин Украинаның җиңелүен якынайткан сәбәпне әйткән

Россия хәрбиләренең Украинадагы энергетика объектларын сафтан чыгаруы Украинаның җиңелүен якынайта. Донецк халык республикасы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Денис Пушилин шулай дип белдергән.

“Украина территориясендәге энергетика объектларын ракета һөҗүме белән сафтан чыгару хәрби подразделениеләр арасында элемтәне кыенлаштыра, Украина хәрбиләре техникасын ремонтлау базалары эшенә аяк чала. Җыеп кына әйткәндә, бу илнең җиңелүен якынайта”, – дип аңлаткан ул.
Моңа кадәр Пушилин Донецк халык республикасы территориясенең яртысыннан артыграгы азат ителүен белдергән иде.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/12/99165/

Бәйле