Заворотнюкның авыру сәбәбе әйтелгән

Бу хакта аның элекке ире белдергән.  

Гаиләсе «Моя прекрасная няня» сериалы йолдызын аз гына игътибардан да саклый, әмма Анастасия Заворотнюкның беренче ире Олаф Шварцкопф аның авыруын алдан фаразлап булыр иде, дип ышандыра.
Олаф әйтүенчә, Анастасия Заворотнюкның нәселендә яман чирдән интегүчеләр булган икән. Яман шештән аның картәтисе бик нык җәфа чиккән.
«Настяга даими рәвештә төрле тикшерүләр узарга һәм ЭКО процедурасын ясау алдыннан җентекләп уйларга кирәк иде, — дип саный Олаф Шварцкопф. — Мин шулай дим, чөнки яман шешнең барлыкка килүендә генетика зур роль уйнаганын беләм. Настяның картәтисе дә коточкыч авыртулар кичерде, газаплануларга түзмәде».
Анастасия һәм Олаф 1995 елда ук аерылышкан. 62 яшьлек ир аны соңгы тапкыр Мәскәүнең Таганка ЗАГСында документлар рәсмиләштерү вакытында күргәнлеген билгели. Шул ук вакытта ул әлегә кадәр элеккеге хатынын «бик кадерле кеше» дип саный һәм аның савыкканын тели.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2022-12-15/zavorotnyukny-avyru-s-b-be-ytelg-n-3072781

Бәйле