Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган Минсәет Айнетдинов 400 мең сум акчасын…

Чуашстанда яшәүче 26 яшьлек Минсәет Айнетдиновның хәрби хезмәткә китәр алдыннан башлаган  эше бөтен авылны берләштергән. Хәзер Татар Согытында яшәүчеләр якташларының исән-имин әйләнеп кайтуын теләп дога кыла.

Минсәеткә өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакыру килгәч, авылдашлары аның күңелен күрергә тырыша. Татар Согытында егеткә ярдәм итү теләге белән акча җыярга тотыналар. Бу эшне мәктәп укытучылары башлый, аннары авылдашлары да кушыла. Кыскасы, шактый гына сумма җыела. Тик Минсәет акчадан баш тарта.

– Энебезнең улы ул. Кечкенәдән тырыш булды, кешеләргә ярдәм итеп үсте. Ялгыз яшәүче ике туганыбыз бар иде. Минсәет – шул әбиләрнең карын көрәп, бар эшләрен эшләп үскән бала. Һәр нәрсәне үзе булдырырга тырышты, – ди апасы Гөлнур Сабитова. – шуңа күрә аның җыелган акчадан баш тартуы гаҗәп тә түгел. Мине 11 ел буе укыткан кешеләрдән ничек итеп акча алыйм инде, янәсе. Шаккаттык. Әмма җыелганны кире таратып булмый бит инде. Ничек итсәк иттек, акчаны Минсәеткә тапшырдык. Ул исә көтелмәгән адым ясады.

Минсәет тота да хәрби хезмәткә чыгып китәр алдыннан 400 мең сум акчасын таш сатучы оешмага илтеп бирә. Теләге – авыл урамнарына таш җәйдертү. Аның бу гамәлен белеп алган авылдашлары дәррәү күтәрелә. «Ватсап»тагы авыл төркемнәре шау килә. Авылдашлар һәм читтә яшәүче якташлар Минсәетнең эшен дәвам итәргә алына. Тиз арада тагын 1 миллион сумнан артык акча җыела.

– Бездә өч урам бар. Ташны һәр урамга, тыкрыкка җитәрлек итеп кайтарттык. Хәтта авыл башындагы чүп ташлау мәйданына да, чишмәгә илтә торган юлга да таш түшәлде, – ди Гөлнур ханым. – Бер уйласаң, мондый гамәлнең берние дә юк сыман. Үз авылын яраткан кеше эше бу. Без аның исән-имин әйләнеп кайтуын көтәбез.

Минсәетне 19 октябрьдә мобилизацияләгәннәр. Ул Ульянда хәрби әзерлек узган. Шушы көннәрдә генә әти-әнисен, туганнарын, йөргән кызын күрергә дип, берничә сәгатькә авылына кайтып киткән. Быел өйләнәсе дә була әле ул. Әмма Ватанны сакларга чакыргач, өйләнү кичектерелә. Өмете зур: тиздән җиңеп кайтып, туйлар гөрләтергә уйлый.

– Ул армия сафларында булып кайткан иде инде. Шуңа да куркып калмады, бармау юлларын эзләмәде. Командирлары бик ярата икән үзен. Башка солдатлар белән уртак тел табып, аларны юатып, өметләндереп тора икән, – ди Гөлнур ханым. – Әти-әнисе дә, барлык туганнары да догада торабыз. Тиздән аларны махсус операциягә кертәчәкләр. Үзе салган юлларыннан үзенә йөрергә язсын иде. Изге эше белән күпме кешене артыннан ияртте. Алар һәркайсы Минсәетнең кайтуын теләп тора. Инде чит җирләрдә дә фәрештәләр саклап-яклап йөртсен!

чыганак: https://vatantat.ru/2022/12/99272/

Бәйле