Данир Сабиров гаиләсеннән авыру бала сәламәтлек сораган [видео]

-- Лейла

Данир Сабиров һәм аның тормыш иптәше Миләүшә инстаграм дусларының 5 хыялын тормышка ашырырга вәгъдә биргән.

— Сезгә үзенчәлекле рәвештә Яңа елга нәрсә теләвегезне язып җибәрергә кирәк. Без аларны укып чыгачакбыз һәм хыялыгызны тормышка ашырырга ярдәм итәчәкбез, – дип белдерә җырчы.

— Килгән хатларны укып елыйм да, көләм дә. Күп кеше айфон сораган, машина, трактор сораучылар бар. Бер ханым мужик сораган хәтта. Ә менә авыру баланың сәламәтлек соравын тыныч кына укып булмады! – ди Миләүшә.

Бәйле