Бүген иртән җырчы Эльмира Сөләйманова вафат булган. Аңа ни бары 40 яшь кенә иде.
Иҗатташ дуслары хәбәр иткәнчә, ул соңгы вакытта салкын тидереп авырган булган. Баянчысы Фәйзелхак абый аның каты йөткерүен, бу атнада хәйрия концертында катнаша, банкетларына бара алмавын хәбәр иткән.
Эльмира Сөләйманованы бүген көндезге бердә Чаллыда җирлиләр. Аның ике баласы ятим, ире тол калды.
чыганак: https://vatantat.ru/2022/12/99419/