Исән-сау күрешергә насыйп булсын! Махсус хәрби операциягә якын кешесен озаткан һәркем әнә шундый теләк белән яши бүген. Казанда яшәүче Гөлназ Зәйнуллинаның абыйсы Алмаз турындагы сүзләре һәрберебезнең күңелендә.
Без сугыш еллары белән Муса Җәлил иҗаты аша гына танышып үстек. Безнең буынга кагылмас кебек иде ул. Бертуган абыем Алмаз Салиховка да андый хәлләрне үз күзләре белән күрергә туры килер дип кем уйлаган?!
Ниләр эшли икән? Ашарына, йокларына урыны бармы? Җылымы, салкынмы икән анда? Шундый сораулар бер генә минутка да баштан чыкмый. Күңелемнән генә шушы ук сорауларга җавап та бирәм. Ватанны яклау – абыемның бурычы бит. Ул күп еллар Таҗикстанда хезмәт итте. Соңгы елларда хезмәтенә бәйле рәвештә гаиләсе белән Сахалинга күченеп китте.
Мин беләм: абыем – милләтпәрвәр. Аның кечкенә генә йөрәгендә зур батырлык хисе яши. 2022 елның 22 мартында үз теләге белән махсус хәрби операциягә китүе – моның ачык мисалы.
Абыем 1984 елда Сарманда туган. Гимназияне тәмамлагач, Алабуга дәүләт педагогия институтының филология бүлегендә белем алды. Диплом алгач, туган җиренә кайтты, Эчке эшләр бүлегенә эшкә урнашты. Хезмәтен яратып, төгәл итеп башкарды ул. Тиешле дәрәҗәдә белем алып, тәҗрибә туплап, Казан танк училищесында хәрбиләр әзерләү иде аның теләге. 2015 елда әнә шул хыялын тормышка ашыру ниятеннән, хәрби контракт төзеп, Таҗикстанга хезмәт итәргә киткән дә иде инде.
Тыныч бала булды ул, бер эштән дә тайчанмады. Кош-кортны, җәнлекләрне яратты. Урманга чыкса, кәлтә, керпе тотып кайтыр иде. Капкынга эләккән тычканны җибәрә, песи тоткан чыпчыкны, ярасын дәвалап, очырып җибәрер иде. Кайбер малайлар сыман атышлы, куышлы да уйнап йөрмәде.
Мин абыйга ияреп йөрергә бик ярата идем. Шулай берсендә болар дус малае белән миннән качып кына су коенырга барырга җыенганнар, тик барып чыкмады. Велосипедка утырып, артларыннан элдердем. Елга буена төштек, алар суга бергә керделәр, ә мин читтәрәк, текә ярдан төшәргә уйладым. Ул вакытта миңа 6–7 яшь чамасы булгандыр. Йөзә дә белмәгән килеш кердем мин суга һәм аягымның төпкә тимәвен абайладым. Ә абыйлар миннән 3–4 метр ераклыкта. Бер батам, бер калкам, кычкыра да алмыйм. Шул вакытта берәү чәчемнән тотып, судан тартып чыгарды. Абый икән. Ул югалып калмаган. Менә шул көннән минем өчен иң батыр кеше абыем булды.
Бүген ул минем өчен генә түгел, бөтен Россия халкы өчен батыр. Ватан алдындагы төп бурычын үти, җаваплылыктан качмый. Горурланам. Көтәм. Яратам.
Алда әле бәхетле, тыныч көннәрдә чөкердәшеп яшәрбез. Пар канатлы булып, балаларын аякка бастырып, оныклар сөеп, озын гомер кичерергә язсын аңа!
чыганак: https://vatantat.ru/2022/12/99379/