Ришат Төхвәтуллин бәби котлый

Сөенче! Әтиле-әниле, пар канатлы булсын сабый.

Ришат Төхвәтуллин төркемендәге гитарачы егет Ринат Ырысмәтов һәм аның хәләле Айсылу кыз бала алып кайткан. Бу хакта Ришат сторисларында:

«Ринат белән Айсылуның кызлары туды. Бәхетле, таза-сау булып үссен», – дип яза.

«Ринат безнең төркемдә 6 ел эшли инде. Ул – тумышы белән Иркутск якларыннан. Казан дәүләт музыка һәм сәнгать университетын тәмамлагач, Казанда төпләнде. Ул бүгенге көндә башкаладагы топ-гитарачыларның берсе булып санала. Бөтен тавыш яздыру студияләре белән хезмәттәшлек итә. Аның тормыш иптәше Айсылу – шулай ук музыкант», – дип сөйләгән Ришат Төхвәтуллинның администраторы Илгиз Бәдретдинов.

Шундый сөенечле яңалыклар күбрәк булып торсын иде! Яшьләргә — мәхәббәт-сәгадәт һәм нәни генә, мәми генә сөю җимешләре!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2022-12-16/rishat-t-hv-tullin-b-bi-kotlyy-3074426

Бәйле