«Кояшыма сәлам әйт…»

Эльмира Сөләймәнованың вафаты турындагы хәбәр аяз көнне яшен суккандай булды. Хәния Фәрхи дә шулай үзәкләрне өзеп киткән иде. Аның якыннары Эльмираны сәлам белән озата.

Эльмира безне иртә ташлап киткән җырчыларны онытмады. Хәния Фәрхинең «Гомер юлы» җырын яратып башкарды, Вәсилә Фәттаховага багышланган җыры бар иде, аның яздырырга өлгерми калган җырын да ул башкарды. «Минем язым син икән» җырын башкаруын мәхүмәнең ире Илгиз сораган.

Инде менә үзе дә алар янына юлланды…

Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина «ВКонтакте» сәхифәсендә бу хакта хәсрәтле җан авазы белән уртаклаша:

«Ихлас, эчкерсез, бөтен йөзе белән балкып елмайган, күпме тамашачыны җырлары белән әсир иткән җырчы сандугачның башка сайрамавы бәгырьләрне меңгә телгәли. Алланың рәхмәтендә бул, матурым. Кояшымны күрә калсаң, сәлам әйт… Гафу, авырлык китерсәм, дин буенча дөрес түгеллеген аңлыйм да бит, ә бәлки…

Якыннарыңа җир-күк сабырлыклар телим. Җырларыңны җырларбыз, дога булып барсын үзеңә. Инәем дә бик яратып тыңлады узеңне. Үз сабыйларына дога кылганда, синең исемеңне дә кушарбыз, Эльмирау, э-х-х-х-х, икән лә… Бөтен нәрсәне төзәтеп була, ник соң бу хәсрәтне төзәтеп булмый, булмый икән?»

Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә… Йөрәге аша үткәргәнне язган Фирүзә. Фәния апа аңа догалары белән кушылган. Мәрхүмәнең әнисенә, балаларына — күркәм сабырлык… Наил кызы Эльмираның урынын җәннәт түрләрендә ит, Аллаһым!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-12-17/koyashyma-s-lam-yt-3076561

Бәйле