Татарстандагы елның иң популяр җырларын бер сәхнәгә туплаучы “Татар җыры” фестивале уздырыла башлаганга 23 ел булды. Ул быел унынчы тапкыр – Мәскәүдә, җиденче тапкыр Уфада үтте. Казандагы төп тамашаны, 17 декабрьдә, “Казан-Экспо”дагы Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында карадык. Журналист сыйфатында, “Татар җыры”нда күп тапкыр булганым бар, шуңа аны моннан ун-унике ел элек булганнары белән чагыштырып утырдым.
“Татар җыры”: элек һәм хәзер
“Татар җыры” беренче тапкыр 2000 елда узды һәм елның-елында татар тамашачысын шактый шаккатырды. Әле сәхнәне күргәнче үк, башта аның бюджетына һәм билет бәясенә шакката идек. Бюджеты – 10 миллион да, 12 миллион… Быел менә 17-18 миллион сум чамасы, диделәр. “Татар җыры” бөтен татар эстрадасы тарихындагы иң кыйммәтле, иң купшы бер чара булып танылды.
Өченчедән, программаның ясалышы да искитмәле иде. Голливуд йолдызлары кигән күлмәкләрне кабатлап, алар дизайны буенча тегелгән киемнәр, сәхнәгә ясалма боз урнаштырып тимераякта биюләр, җырчыны күтәреп алып очыртулар, лазер-шоулар – бу еллар эчендә ни генә майтарып бетермәделәр. Кыскасы, үзе цирк, үзе Оскар тантанасы пародиясе, үзе татарча концерт булган бу тамаша хәйран зур экспериментлар ясарга өлгерде.
2010 елда “Безнең гәҗит” газетасына “Татар җыры” турында язган мәкаләмне укып чагыштырып утырам. Ул чакта билет бәяләре 2500-4900 сум торган икән. Быел алар 1500-5000 сум булды. Унике еллык инфляция бу тамашага бөтенләй кагылмаган булып чыга.
Ул елларда тамаша «Пирамида» концертлар залында уза иде, ә хәзер, икенче ел рәттән, «Казан-Экспо»ның Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында үтә.
Ул чакта концерт биш сәгатьтән артык барган, хәзер 4 сәгатькә тулып кына килә.
Алтын барс сыны ук үзгәргән, хәзер ул бәләкәйрәк.
Элек анда чәшке тунлы, бриллиант йөзекле байбичәләр йөрсә, хәзер тамашачыны махсус автобусларга җыеп ташыйлар. Икенче ел рәттән, «Барс-медиа» компаниясе “Татар җыры”на баручыларга Казаннан бушлай автобуслар оештыра. Менә ничек үзгәрә дөнья!
“Татар җыры”нда булып язган башка еллардагы мәкаләләремне дә карап чыктым. “Айфара”, “Эссе” төркемнәрен, Илназ Сәфиуллин, Мөнир Рахмаев, Илнар Сәйфиев, Эмиль Айзатулла һәм башкаларга “ах” итеп, кая бара бу татар эстрадасы, дип уфтанган кебек иткәнмен. Быел күреп, ниһаять, аңлап кайттым: аның үткәнгә кайтып баруы икән. Мөгаен, “Татар җыры” да, тамашачылары да картаядыр.
Башыннан ишелгән программа
Быелгы “Татар җыры” дүрт өлештән: “Туган туфрак”, “Ана теле һәм көй”, “Мәхәббәт”, “Моң” дигән бүлекләрдән торды. Сценарий кәгазендә бу эчтәлек гаять зирәк табыштай күренеп, зәвыклы интеллигенциягә исәпләнгән программага охшагандыр. Тик, чынлыкта, ул күп сораулар уятты.
Мисал өчен, “Туган туфрак” дигән беренче өлеш Татарстанның халык язучысы, автор-башкаручы Зөлфәт Хәкимнең “Хәерле көн” дигән җыры белән башланып китте. “Алтын барс” сыны тапшырырга чыккан “Барс-медиа” компанияләр төркеменең директорлар шурасы рәисе Камил Гәрәев аның хакында: “Татар милләтенең тугрылыклы улы, үзе исән чакта ук легенда булган, татар сәнгате тарихына алтын хәрефләр белән язылган шәхесебез”, дип сөйләде. “Мондый шәхесләр иҗат итеп торганда, халкыбыз яши, киләчәге бар дип әйтә алабыз”, диде. Исеменә җисеме туры килерлек программа булган булса, Зөлфәт Хәким “Ана теле һәм көй” бүлегендә чыгыш ясар иде, мөгаен.
“Моң” бүлегендә Фирдүс Тямаев сикереп чыгып такмаклый башлагач, бу бүленешнең бернинди мәгънәсе юклыгын аңлау килде. Ул гына да түгел, концерт дәвамында, “Татар җыры” премиясенә лаек саналган “яхшы” җырчылар бер җыр җырлады, бик яхшы дигәннәре – икене, ә Фирдүс – өчне! Һич көтелмәгән хәл: “Татар җыры”н да ул япты. “Моң теләдегезме? Менә ул сезнең һәм безнең моң!” дип, тамашачының йөзенә төкергән төсле булды. Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Филүс Каһиров, Эльмира Кәлимуллина, Сәидә Мөхәммәтҗановалар, кайдадыр, башка җырчылар ташкынында күмелеп калды, Тямаев үзенең “моңы” белән аларны азактан таптап күмеп куйды.
Югыйсә, “Туган туфрак” өлешенә кемне куйсаң да була иде. Сөзәм дигән сыерга Ходай мөгез бирмәгән сериясеннән – җырлыйсы килеп тә җырлый алмый интегүчеләрнең барысын да шунда тутырырга мөмкин. Җир бит ул барыбызны да күтәрә: безне дә, аларны да дигәнгә ишарә булыр иде.
Ә оештыручылар бирегә Русия күләмендә танылу алган җырчы кызыбыз Сәидә Мөхәммәтҗанованы кертеп куйганнар.
“Кая кулларыгыз? Сез нишләп утырасыз?”
“Татар җыры”нда чыгыш ясаган барлык 25 чыгышка тукталып тормам, истә калган кайбер моментларны гына саныйсым килә. Әйткәнемчә, “Татар җыры” тамашасын Зөлфәт Хәким ачып җибәреп, “Хәерле көн” һәм “Сине югалтсам” дигән җырын башкарды. Аңа ияреп, бер көтү биючеләр дә йөгереп чыкты. Бәйрәмчә киенгәннәр, ялтыравыклы ыштаннарыннан күзләр камашты. Кыйммәтле йөзекне, арзан пластик савытка салып, укаларга манып чыгардылармыни, Зөлфәт Хәким шушы ялтыравык арасында уңып, оялып эрегән төсле булды. Бер дә килешле булмады бу хәл. Салават Фәтхетдинов бер дә биючеләр ияртеп чыкмады бит, ник икән?!
Алып баручылар Зөлфәт Хәкимне “Татар җыры” премиясе иясе булуы белән котлады: “Әлеге зур җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз”, диделәр. Биредә кемнең кемне дәрәҗәләве аңлашылып бетмәде. “Татар җыры” – З.Хәкимнеме, әллә З.Хәким — “Татар җыры”нмы? Мөгаен, Зөлфәт Хәким исемендәге премия булса, ул “Татар җыры”на бирелмәс тә иде.
Җәмилә Әсәдуллина белән Илгиз Шәйхразиевнең “Ай, былбылым”ны җырларга тырышып азаплануы да күңелдә калды. “Үзгәреш җиле” җилләре искән төсле булды – бозганнар җырны. Бала-чага белән җырлап йөргән Илгиз Шәйхразиевны да кызганыч. Өметле иде, нинди көнгә калды бит.
“Татар җыры”нда мәрхүм Эльмира Сөләйманованы җылы сүзләр белән искә алдылар. “Ачы балан” дигән җырына матур видеоролик ясаганнар, шуны карадык.
— Бүген аны искә төшерүебез җырчыбызга дога булып ирешсен, рухын шатландырсын иде. Кеше китә җыры кала, аның җырлары һәрвакыт безнең белән булачак, диде Искәндәр Хәйруллин.
Шуннан соң ук, Татарстанның халык артисты, композитор Зөфәр Хәйретдинов 90нчы елларда ук популяр булган “Карлы яңгыр” җыры белән сәхнәгә чыкты. Биредә быелгы популяр җырлар булачак, дигәннәр иде түгелме? Әллә соң, ел буена яңалыклар аз булган да, кабат элеккеләргә тотынганнармы? Юктыр, бәлки, безнең милләт 90нчы елларга кайтып барадыр?! Өметсезлек чоңгылы аска таба йолыкканда, шушы җырга тотынып булса да югарыга күтәреләсем килде – мин аны яхшыга юрадым…
Хәтерегездә булса, элек “Татар җыры”нда номинацияләр бар иде. “Халык мәхәббәте”, “Иң яхшы альбом иясе”, “Иң яхшы видеоклип”, “Иң яхшы танцеваль проект” һәм башкалар. Быел “Иң тугры хатын” номинациясен Резеда Әхмәтвәлиевагә тапшырырга мөмкин булыр иде – монда да Фирдүс Тямаевка ияреп килгән бит. Ул “Татар җыры” сәхнәсендә беренче тапкыр чыгыш ясап, “Мин бәхетле” дигән композицияне башкарды.
Резеданы Фирдүс Тямаевның җанатарлары бик ярата инде. “Шундый тыйнак, чын татар хатыны”, “бигрәк матур пар, искиткеч гаилә”, дияләр. Шулайдыр, әмма сольный җырчы буларак сәхнәгә чыгарырлык тавыш юк Резедада.
Тамашачыга аның җырларга тырышып тилмерүен карап утырырга күңелсез булмасын өчен, янәшәсендә, кара маскалар тотып, ирләр йөреп торды. Нишләп йөрделәр – анысы да аңлашылмады. Ул йөреп торулардан азактан скетч ясарга маташтылар: алып баручылар маскаларны салырга кушты. Тегеләре татарча аңламады. Русча әйткәч кенә, бер-бер артлы сала башладылар. Монда да иң азактагысы ялындырып маташты. “Әйдәгез, халык белән бергә әйтсәк, ул да маскасын салачак”, диде алып баручы Гөлназ Сәфәрова. Мәктәп фойесындагы чыршы янында Кыш бабайны чакырабызмыни, халык белән бергә маска салдыра башладык! “Сал! Сал! Сал!” дип кычкырды алып баручылар. Ул маска артында Фирдүс Тямаев булып чыкты, Резедага чәчәкләр бүләк итте. Гөлназ Сәфәрова аларның ирле-хатынлы булуын искә төшерде. Тямаевларның арзанлы, күңелсез спектакльләренең беренче өлеше шушында тәмам булды.
Аннан соң сәхнәгә чыккан Данир Сабировның чыгышыннан бигрәк, аны халыкка игълан итүләре кызыграк чыкты кебек. “Төрекчә дә яхшы белә, концертлары да, төрек сериаллары кебек, сезоннарга бүленә, үзе чибәр, кара чәчле, кара күзле, матур булсын өчен, колагына да операция ясаткан, тектергән колагына алка да тактырган…” диде алып баручылар.
“Гомерләр үтеп бара” дигән җырны җырларга тырышты Данир Сабиров. Шактый тырышкач, “Кулларны күтәрегез әле”, дип, халыкны ничектер кузгатырга да маташты. “Кем минем өчен тавыш бирә? Кемгә минем чыгышым ошый?” дигән төсле яңгырады да, мин күтәрмәдем. Ошарлык түгел иде. Күтәрүчеләр бик аз булса да, берничә күренде. Берәр монолог сөйләсә, күпкә уңышлырак буласы, кулларны да күбрәк җыясы иде дә бит, әмма монда “Татар җыры” шул.
Тагын берәүгә уңышлы чыгышы өчен куллар кирәк булды әле. “Ана теле һәм көй” өлешендә чыгыш ясаган Илнат Фәрхуллин:
“Үтмә, гомер, үтмә, узма, вакыт, узма, без бит әле яшәп туймаган”, дип, сөенеп, сәхнәдә сикереп йөрде. Ник сөенгәнен аңламадым. Узып баручы гомер, узучы вакытка карап, уфтанырга яки, һичьюгы, уйланырга тиеш кебек, ә ул куана, канатланып сикерә. Башкалар да аңа кушылып сикерер дип көткәнме, бераздан ул да куллар сорый башлады:
“Кая соң куллар, нишләп утырасыз?” диде Фәрхуллин. “Татар җыры”на килеп, кул күтәрмичә утырганга гаепле булып калырмын дип кем уйлаган?!
“Кулларны күтәрдек барыбыз да!” дип, тагын бер кат әмер бирде Илнат, җыр арасында. Аннары, күтәрүчеләргә “зур рәхмәт” әйтте. Мөгаен, бу урында куллар сораган булып кеше көлдерергә түгел, “мин фонограммага җырламыйм, менә күрдегезме”, дип тутырып әйтергә кирәктер. Җыр арасына сүз кыстыруының мәгънәсе шундадыр бит?! Алайса, бик мәзәк килеп чыга. 5000 сумга билет алып та кил, кулларыңны да күтәреп утыр. Гел күтәреп утырсаң, ойый бит ул!
Ирле-хатынлы Лия Шәмсина белән Артур Маузер “Әйе” дигән җыр белән сәхнәгә чыктылар.
“Саумысыз, хЕрмәтле дуслар”, диде Лия. “Ассалямуалейкум, Казан”, диде Артур. Чиләгенә күрә капкачы, бер-берсен тапкан болар, дип карап тордык.
“Күптәнге бүләк иде, хәзер генә ачылды,
Синең кулыңда тартма һәм уйларың буталды.
Кайвакыт шулай була, әйе,
Уеннан уймак чыга, әйе”, диеп җырлады бу “җырчылар”. Иң мөһиме, мин җыруның бу өлешен аңлаган кебек булган идем, әмма алга таба җиңел сукмаклар чытырманга әверелде.
Шуннан дәвам иттеләр:
“Яшисең, сулыйсың, тирән сулыш ал,
Дәшмисең, уйныйсың, сөюеңне бел.
Ә бит син аңлыйсың, әйе, әйе, әйе,
Сөюсез алмыйсың, яши алмыйсың”…
Азактан Артур бу җырны әтисе Маузер Гыйниятуллинга багышлап башкаруы турында әйтте. Бөек фәлсәфи чыгыш шуның белән тәмам булды. Нәрсә әйтәсең инде? Урыннары җәннәттә булсын.
Аида дигән җырчы, “Кайтарасы килә яныма” җыры белән, лирик композицияләр арасында лидерлар рәтендә икән. Ул кабартылган иреннәрен калтыратып, яңгыраган җыр белән микрофонга ачылган авызны туры китерә алмый тилмерде. Азактан ул җырның кызы Аидага дога булып барып ирешүен теләде дә, кереп китте. Дога булгач, кендеккә кадәр булган декольтены да, туры китереп ачылмаган авызны да ничек сүгәсең?! Сүкмибез инде.
Искелектә калган яктылык
23 еллык тарихы булган “Татар җыры” үз эченә күп җырларны туплаган. Тамашаның уңышлы номерларының берсе элеккерәк җырлардан тупланган попурри булды. Сәгыйть Гыйбашев (“Әниемнең туган көне бүген”), Дамира Сәетова (“Мин эзләдем даладан”), Гайфулла Авзалов (“Әллә мин, әллә син”), Радик Диннәхмәтовлар (“Әле дә син бар”) берәр куплет җыр җырлап кереп китте. Шул берәр куплетның да җылысы озакка җитәрлек булды. Ах, каһәреңне ишим, картаям ахры, дип уйлап утырдым. Хәер, еллар дәвамында сәхнәгә тугры калган җырчыларның тамашачысы да тугры – иң күп алкышлар да, чәчәкләр дә аларга булды.
Кайчандыр кызчык булып чыгыш ясаган Ләйсән Гыймаева “Татар җыры” сәхнәсендә кызы Таңсылу белән бергә җырлады. Мөгаен, бу татар эстрадасында беренче әниле-кызлы дуэттыр. Шушында ук Гыймаевага Татарстанның Атказанган артисты исеме бирелү турындагы указга имза салынуы турында да хәбәр иттеләр.
Ел саен “Татар җыры” премиясен алып килүче бердәнбер җырчы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов “Язлар” һәм “Яшәргә икән, яшәргә” дигән җырларын башкарды.
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов беренче “Татар җыры”нда чыгыш ясаган чакта, аңа 40 яшьләр чамасы булган, ә киләсе айда аңа инде 63 яшь тула. Бу тамашада ул ике яңа җырын башкарды. Үзенә генә хас булганча, шаяртып та алды.
— Картлык белән яшьлекнең аермасын аңлыйсыз бит инде. Яшь чакта, иртән торгач, теш чистартасың да, чалбарны киясең. Картайгач, тешне киясең дә чалбарны чистартасың. Аллага шөкер, әлегә теш үзебезнеке, зарланырга урын юк, диде ул. Аны да бик озак алкышладылар.
Филүс Каһировның “Җиз кыңгырау моңнары”, “Киек каз юллары” җырлары, Сәидә Мөхәммәтҗанованың “Нигә таңнар бик тиз ата икән”, Эльмира Кәлимуллинаның “Мин җырымда калам” җырларын да тамашачы яратып кабул итте.
Ришат Төхвәтуллинны да яраттылар, әмма аңа җыры өчен түгел, ә үзе булган өчен генә кул чаптылар ахры. Гөлназ Сәфәрова әйтмешли, Мәтәүтамак авылының кайда икәнен залдагы 70 процент халык белми, ә “Мәтәүтамак” җырын гөрләтеп алкышладылар. Гомумән, Башкортстанның Туймазы районында урнашкан авыл турындагы җырның Казандагы төп сәхнәгә менүе аңлашылмады. Ришатның әнисе язган җыр булуы аңлашыла, әмма аның Татарстандагы иң популяр җырлар рәтенә керүе генә шикле. Димәк, “Татар җыры” сәхнәсендәге калган җырларга карата да сорау туа.
Халык мәхәббәтен яулаган җырчылар рәтенә Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевны да кертәсем килә. Ул үзе сәхнәгә чыкканчы ук, алып баручылар аның исеменнән халык күңелен яулый башлады.
Гөлназ Сәфәрова, кулына тоткан чәчәкне үзенә “эстраданың иң тәҗрибәле романтигы Әнвәр Нургалиев” бирүен, аны берәр хатын-кызга бүләк итәргә кушуын әйтте. Искәндәр Хәйруллин ул чәчәкне алды да, бисмилласын әйтеп, залга тотып атты. “Әкрен, күзегезгә эләкмәсен! Бәхетле булыгыз Әнвәр Нургалиевның чәчәкләре белән!” диде Искәндәр.
Шуннан сәхнәгә Әнвәр Нургалиев чыкты. Чыкты да, укалы трикосы белән халыкның хушын алды. Күте киң итеп тегелгән, балагы тараеп тора, ян-яктан көмеш укалы юл тегелгән. Аның яшендә, триконың тар балагы өстеннән оекбашны да тарттырып кияләр инде, алай җылырак була. Әнвәр шул модалы трикосы өстеннән гаҗәеп килешле ак пиджак киеп куйган. Өске ягына гына киенеп, Зумнан буласы конференциягә килгән, сәхнәгә чыгасын да монда килгәч кенә белгән кеше төсле, рәхәтләнеп эре-эре аерып атлап, үрле-кырлы йөреп торды Нургалиев. Өстәвенә, ул җырлап йөреп торганда, экранда әфлисун рәсемнәре йөзеп йөрде. Нишләп әфлисун икән, дип аптырап беттем. Шул рәвешчә, “Яратам”, “Бәгърем” җырларын башкарып чыкты.
Гомумән, җырчыларның арткы фонындагы экран бөтенләй уйланылмаган, ниндидер очраклы рәсемнәрдән торган саташу булды бугай. Айдар Галимовта да әле түгәрәкләр, әле пластинкалар, магнитофоннар әйләнде.
Андый мизгелләрдә генә түгел, концерт номерларында, хәтта ки тышкы образларда да “Татар җыры”ның элеккеге дәртен, эзләнүләрен, тормыш азартын югалтуы сизелде. Ни кызганыч, ун ел элек карап, җыр текстларын ботарлап, газетага сүгеп язган тамашалар да бүгенгесеннән күпкә яхшырак иде.
Эльвира Фатыйхова.