Бүген Татарстанда 8 градуска кадәр салкын булачак…

Бүген, 19 декабрьдә, Татарстанда кичәге начар һава торышы сакланачак, шул ук вакытта температура фонының кимүе дә булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада кар явачак. Синоптиклар билгеләп үткәнчә, кайбер урыннарда бураннар булачак, шулай ук бозлавык саклана.

Татарстанда һава температурасы көндезге сәгатьләрдә — 0…-5 градус, көнбатышта -8 градуска кадәр, Казанда -6…-8 градус салкын булачак.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/bugen-tatarstanda-8-graduska-kadar-salkyn-bulacak-5864478

Бәйле