Шушы көннәрдә Татарстанның халык артисты, виртуоз баянчы, композитор Рамил Курамшин мәңгелеккә күзләрен йомды. Аны үз васыяте буенча Түбән Новгород өлкәсендә җирлиләр, дип яза «Татар-информ».
19 декабрьдә татар җәмәгатьчелеге Казанның Шиһабетдин Мәрҗани мәчетендә Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин белән хушлашты. Аңа быел 75 яшь тулган иде. «Дөньяда Рамилдән дә яхшы, зыялы кеше юк иде», — дип сөйләгән «Татар-информ» хәбәрчесенә Рамил Курамшинның хатыны Рузалия ханым.
Рамил Курамшин белән хушлашу мәрасимен Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов алып барды. Ул филармониянең Рамил Курамшинны һәрвакытта игътибарда тотуын билгеләп үтте. «Татарстан республикасы мәдәнияте, музыка дөньясы зур югалту кичерә. Атаклы баянчыбыз, композитор, тормышын милли мәдәният, сәнгатькә багышлаган Рамил абый Курамшин арабыздан китеп барды. 1969 елда ул Илһам Шакиров бригадасында чыгыш ясый башлый, 20 ел шунда эшли. Радио, телевидениедә алыштыргысыз аккомпаниатор булып, эшен башкара. Рамил Курамшин баянда уйнау сәнгатенең соңгы казанышларын һәрдаим үз иҗатында кулланды», — дигән Татарстан мәдәният министрының урынбасары Дамир Натфуллин. Ул мәдәният министрлыгы исеменнән, Рамил Курамшинның туганнарының кайгысын уртаклашты. «Рамил абый, Сезнең якты гамәлләрегез безнең йөрәктә мәңгелектә калыр. Урыныгыз җәннәттә булсын», — дип сөйләгән министр урынбасары.
«Рамил Курамшин бервакытта да мескен булмады. Ул горур, киңкырлы шәхес иде. Ул җырчы да, композитор да, публицист та. Әмма ул иң элек – музыкант, баянчы. Рамил Курамшин татарның бөек баянчысы иде. Ул үзеннән соң гаҗәеп дәрәҗәдә киңкырлы бай мирас калдырып китте. Рамил Курамшин татар дөньясында баян өчен телевидениедә иң беренче булып концерт яздырды. Аның концертын Россия телевидениесендә дә кат-кат күрсәттеләр», – дигән Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Рамил Курамшинны «милләт агасы» дип атады. «Рамил абый ихлас кеше иде. Ул бөтен гомерен милләткә хезмәт итүгә багышлады. Һәрвакыт милләтнең үсеше, язмышы белән кызыксынып торды. Татар матбугатында чыккан һәр басманы үзендә туплап барды, үзенең фикерен җиткерә бара иде. Үзенең җитдилеге, үзенә генә хас булган нечкә тоемлавы белән милләтебезгә бик зур эшләр багышлады», — дигән ул.
«Рамил туганыбызны озатырга шулкадәр халыкның җыелуы – аның ни дәрәҗәдә затлы, зыялы шәхес булуы турында сөйли. Мин Рамил белән күп еллар элек Илһам Шакиров янында таныштым. Ул Илһам аганың алыштыргысыз баянчысы иде. Рамил кеше буларак, сәнгать әһеле буларак искиткеч зур шәхес булды, аның күңеле һәрвакыт ачык булды. Ул һәркемне туганыдай якын күрде. Күңеленең нечкә, ачык булуына шакката идем», — дип сөйләгән Татарстанның халык шагыйре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев.
Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев әйтүенчә, музыкант тормышта да әйбәт кеше булган. «Бервакытта да начар сүз әйтмәде. Мин аны 40 ел беләм, бервакытта да бәхәсләшкән булмады. Бер-беребездән өйрәнә идек. Мин аннан киңәшләр сорый идем. Ул яше белән дә өлкән, тәҗрибәсе дә шактый зур иде. Без аның белән дус һәм тату яшәдек», — дигән ул.