Ә нинди бүләк ясау хәерле булыр? Әйдәгез, беләбез!
Куян гадилек, чисталык һәм уңайлылык ярата. Аның өчен кыйммәтлелек мөһим түгел, ләкин бүләкләр файдалы һәм кирәкле булырга тиеш. Шуңа күрә кешегә кирәкмәгән вак-төяк бүләк итү быел хупланмый.
Нәрсәләр бүләк итәргә ярамый соң? Сабын, тарак, шампунь кебек бүләкләрне быелгы ел хуҗасы өнәмәячәк, дип ышандыра белгечләр.
Сынамышларга ышансагыз, сәгать — кешенең вакытын урлаучы икәнен онытмагыз. Шуңа мондый бүләк бирер алдыннан да уйланыгыз.
Көзге белән дә сак булыгыз. Әгәр бик тә көзге бүләк итәсегез килсә, ул витринада торган булмасын. Ә төрелгән, киштәдән алынган булсын.
Носки — бик кирәкле бүләк, дип уйлыйсызмы? Шулаен шулай да, ләкин хатын-кыз ир-егеткә носки бүләк итсә, тиздән бу ир-егет аның тормышыннан китәргә мөмкин икән…
Шунысы кызык: хушбуй да Куян яраткан бүләк түгел икән. Шуңа быел яраткан хушбуен һәркем үзенә үзе алсын, ә якыннарыгызга башка төрле бүләк ясагыз. Нинди, дисезме? Куян рәсеме төшкән өстәл җәймәсе, пижама, тапочки, свитер кебек әйберләр ел хуҗасы күңеленә хуш килер. Балага йомшак уенчык — Куян бик яхшы булыр. Ел хуҗасы формасындагы сувенир да — быел хупланган бүләк.
Сөйгәннәренә Яңа ел кичендә чыршы ботаклары кушылган чәчәкләр гөлләмәсе бүләк итүчеләр дә уңышка ирешер!
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2022-12-20/kuyan-elyna-n-rs-b-l-k-it-rg-yaramyy-3079775