Түбәдән кар төшеп, 13 яшьлек мәктәп укучысы үлгән

Мәскәү өлкәсендә яшүсмер түбәдән кар төшү сәбәпле үлгән. Бәхетсезлек очрагы турында «112» телеграм каналы хәбәр итте.

Фаҗига Мәскәү өлкәсенең Красногорск районы Захарково авылында була.

Түбәдән 13 яшьлек малай өстенә кар төшкән. Ашыгыч ярдәм бригадасы килгәч, табиблар аның үлгән булуын ачыклаган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/12/100152/

Бәйле