Блогер «Женщина огонь» 5 ай элек коточкыч юл фаҗигасендә бертуган сеңлесе Лилияне югалтты. Машинада Лилиядән тыш, аның ярдәмчесе Миләүшә дә булган. Соңгысы машина белән идарә иткән. Инде өйләренә — Чистайга кайтып җитәм дигәндә, автомобиль юл кырыена чыгып оча. Лилия шул ук вакытта җан бирә, Миләүшә исә күп санлы тән җәрәхәтләре ала. Ниһаять, шушы көннәрдә суд утырышы булып узган.
– Әни белән шалтыратышып сөйләштек. Елап беткән иде, сүз дә әйтә алмый… «Миләүшәдән бар гаеп алынды, бернинди җәза бирелмәде, Аллага шөкер», дип әйтте ул миңа. Бу хәбәргә чын күңелдән сөендек! Миләүшә гаепле түгел! Ул бит махсус рәвештә сеңлемне үтермәгән! Димәк, шулай язган булган!
Миләүшә хәзергә кадәр әнием белән кафеда эшли. Лилияне онытмый, гел яхшы сүз белән генә искә ала. Ул ялгызы ике бала үстерә! Һәм без аның төрмәгә утыруын бер дә теләмәдек! – дип сөйли Гүзәл Хөснетдинова.